Юл билгеләре буенча белемнәрне ныгыту һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күзаллауны киңәйтү максатыннан 18 июль көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова «Без – җәяүлеләр» эстафетасын үткәрде. Чарада 10 мәктәпкәчә яшьтәге бала катнашты.
Балалар юлда һәм җәмәгать транспортында куркынычсызлык кагыйдәләрен, юл билгеләрен һәм светофор сигналларының нәрсә аңлатканын кабатладылар. Шулай ук яшь җәяүлеләргә табышмаклар, уеннар һәм эстафеталар тәкъдим ителде, алар алган белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итте.