Балтач районында яшәүче әбине юбилее белән котладылар

2021 елның 16 июле, җомга

Бүген республиканың Балтач районында Урта Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Марфа Кузьминична Мамыкованы хөрмәтләделәр. Аңа 90 яшь тулды. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы, социаль яклау бүлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырылды.

Марфа Кузьминична гомере буе колхозда эшли, авыл һәм авылдашлары өчен хезмәт куя. Аның 8 баласы, 13 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Ветеранның ире 30 ел элек вафат булган. Бүген Марфа Кузьминична улы һәм килене гаиләсендә, якыннарының мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International