Яшел Үзәндә ТКХ өлкәсе эш бирүчеләре белән семинар-киңәшмә узды

2021 елның 16 июле, җомга

13 июль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе эш бирүчеләре белән күчмә семинар-киңәшмә үткәрде. Семинар эшендә 25 эш бирүче вәкилләре катнашты.

Эш бирүчеләр белән эшләү һәм мәшгульлек программалары бүлеге башлыгы Елена Власова чарада катнашучыларга Яшел Үзән муниципаль районында хезмәт базарындагы хәл, «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре, персоналны сайлап алу өлешендә хезмәттәшлек формалары турында сөйләде, социаль контракт кысаларында аз керемле гражданнарга эшкә урнашуга бәйле рәвештә матди ярдәм күрсәтү турында сөйләде.

Эш бирүчеләрнең эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәменең яңа программасында катнашуы мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре әлеге дәүләт программасында катнашу шартлары һәм тәртибе турында тулы мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International