Казанда экспертлар пандемия чорында хезмәт базары проблемалары турында фикер алышачак

2021 елның 16 июле, җомга

16 июльдә «Волга» экспертлар клубының чираттагы утырышы узачак. Бүгенге дискуссиянең темасы – «Пандемия чорында хезмәт базары: чикләүләр белән эшләү һәм ярдәм итү чаралары».

Фикер алышуда политологлар, депутатлар, сәнәгать предприятиеләре һәм хакимият органнары вәкилләре катнашыр дип көтелә. Чакырылган экспертлар арасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова да бар.

Клуб утырышының онлайн-трансляциясе YouTube каналында узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International