Камыр әвәләү кулларның вак моторикасын үстерергә булыша

2021 елның 16 июле, җомга

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Ирина Мөслимова һәм тәрбияче Венера Гомбәрова камыр әвәләү буенча дәрес үткәрделәр. Иҗади чара вакытында социаль хезмәт алучылар тозлы камырдан фигуралар ясадылар.

Әвәләү төрле формаларны һәм фактураларны сизәргә өйрәтә, кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә. Ул бигрәк тә кулларның тонусы югары яки ким булган кешеләр өчен файдалы. Камыр белән эшләү процессында кул бармаклары актив катнаша, моның хисабына баш миенең эше яхшыра һәм киеренкелек китә.

Дәрес башында социаль хезмәтләр алучылар тозлы камыр әзерләделәр. Әлеге массадан интернат-йортта яшәүчеләр рәхәтләнеп төрле фигуралар ясадылар, ә аннары аларны буядылар. Саф һавада узган дәрес катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International