ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 25 август көнне «Туган ягыбызның осталары» конкурс-фестивалендә катнашучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларга һәм ата-аналарга бәйрәмнәр бик ошый. Үзәк карамагындагылар зур теләк белән «Мин яратам сине, Татарстан!» Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар.

25 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Юл хәрәкәте иминлеге» дигән профилактик чара узды.


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Ел саен Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен Сабантуй оештырыла.

24 нче август көнне Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының өченче утырышы булып узды.

Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар белән «Безнең тормышта стресс » дигән темага лекция уздырылган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 442 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 28 кешегә кимрәк.

2021 елның 25 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 536 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 125 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,87 % тәшкил итә.

25 нче август көнне Бөгелмә « Яңарыш » мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14-18 яшьлек яшүсмерләр өчен «Һөнәрләр дөньясы» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.

Ел саен Татарстан Республикасында аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдәге, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, инвалид балаларга, шулай ук беренче сыйныфка баручы барлык балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International