«Яңарыш» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар һөнәри юнәлеш бирү кысаларында үз проектларын якладылар

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

25 нче август көнне Бөгелмә « Яңарыш » мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14-18 яшьлек яшүсмерләр өчен «Һөнәрләр дөньясы» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.

Яклауга тәкъдим ителгән проектлар арасында электрик, табиб, шәфкать туташы, программист, ветеринар, косметолог, тәрбияче, башлангыч сыйныф укытучылары һөнәрләре каралды.

Балалар үзләренең теләкләрен медицина күрсәтмәләрен һәм индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алып нигезләделәр. Тикшеренү эше барышында тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар сайлаган һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары, республиканың уку йортларында уку мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Балалар максат кую, үз эшчәнлекләрен планлаштыру, мәгълүмат эзләү һәм эшкәртү, шулай ук үз эшенең нәтиҗәсен тәкъдим итү буенча тәҗрибә алдылар.

Мондый чаралар һөнәри һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә. Шулай итеп, балалар халык алдында чыгыш ясауның беренче тәҗрибәсен алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International