Кайбыч районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдәге, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, инвалид балаларга, шулай ук беренче сыйныфка баручы барлык балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә.

Кайбыч муниципаль районында 125 беренче сыйныф укучысына канцтоварлар җыелмасы тутырылган букчалар тапшырылды. Ата-ана каравыннан мәхрүм калган, алыштыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче 21 бала, авыр тормыш хәлендә булган 12 бала, өйдә белем алачак 9 бала мәктәп җыелмаларын алды. Чара ахырында барлык акциядә катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.

Бу акция ярдәм итәргә теләүчеләрне берләштерә торган яхшы традициягә әверелде. Быел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе 1 августта старт алды. Спонсорлар – предприятие һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International