«Изгелек» үзәгендә юл йөрү кагыйдәләрен белүне ныгыттылар

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

25 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Юл хәрәкәте иминлеге» дигән профилактик чара узды. Чара юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалауга, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен юлларда игътибарлылыкны арттыруга юнәлдерелгән иде.

Чара барышында инспектор 2021 елда җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләре статистикасын китерде һәм социаль хезмәт алучыларга җәяүлеләрнең юл йөрү өлешендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерде, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакырды. Аннары ул юл хәрәкәте кагыйдәләренең ышанычлы җәяүле һәм машина йөртүче булу гына түгел, ә юлдагы кискен вәзгыятьтә дөрес карар кабул итү мөмкинлеге дә бирүен билгеләп үтте. Социаль хезмәт алучылар «Юл вакыйгалары», «Игътибар! Юлларда тозак!», «Юлларда саграк бул!» уеннарын уйнадылар.

Чара ахырында катнашучылар тәүлекнең караңгы вакытында фаралар яктылыгында җәяүлене күрүне тәэмин итүче яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр алдылар.

Чарада утыз кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International