Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 442 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 28 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 25 августына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 383, 879, 166 һәм 221 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яшел Үзән (+15) һәм Менделеевск (+2) шәһәрләрендә күзәтелә.