Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Экспертлар советының чираттагы утырышы узды

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

24 нче август көнне Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының өченче утырышы булып узды. Комиссия каравына презентацияләр, фотоматериаллар, шулай ук кулдан эшләнгән күрсәтмә материаллар тәкъдим ителде. Түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча 6 эшсез гражданның бизнес-планнары каралды:

- бүлмә һәм бакча үсемлекләрен үстерү;

- агачтан эшләнмәләр ясау;

- икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм ярымфабрикатлар җитештерү;

- күпләп-ваклап сату;

- массаж хезмәтләре;

- тантаналарны үткәрү һәм музыкаль яктан озата бару.

Барлык 6 эшсез дә үз бизнес-планнарын уңышлы якладылар. Алга таба алар дәүләт салым инспекциясендә эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International