Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар белән «Безнең тормышта стресс » дигән темага лекция уздырылган.
Лекциянең максаты – «стресс» төшенчәсен, стрессның физиологик күренешләрен, стрессның иң еш очрый торган сәбәпләрен, стрессның уңай һәм тискәре якларын ачыклау, социаль хезмәт алучыларда кешенең эмоциональ реакцияләре, аларның үз-үзен тоту һәм сәламәтлек белән бәйләнеше турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү.
Социаль хезмәт алучылар зур кызыксыну белән лекция тыңладылар, актуаль проблемалар турында фикер алышу барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.