«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр өчен виртуаль экскурсия оештырылды

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

6 ноябрьдә Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина укучылар өчен виртуаль экскурсия үткәрде. Тәрбияләнүчеләр дистанцион рәвештә «Йолдыз» патриотик клубына юл тоттылар.

Балалар клубның экспонатларын карадылар, аларның күбесе – эзтабарлар отряды табылдыклары. Шулай ук балалар совет һәм немец солдатлары формасын, көнкүреш әйберләрен, Бөек Ватан сугышы чорындагы корал макетларын күрделәр. Презентация карау барышында һәм тәрбияче сөйләвеннән балалар бу музейның үзенчәлеге – аның интерактив булуы турында белделәр.

Экскурсия бик кызыклы узды. Ул балаларга үткәнгә сәяхәт кылырга һәм илнең хәрби тарихына кагылырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International