Буа интернат-йортында музыкаль-күңел ачу чарасы узды

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Уйна, гармун! Яңгыра, такмак!» чарасы узды. Өлкәннәр гармун көе астында җырлар һәм такмаклар җырладылар.

Барлык җыелганнар да тере халык музыкасыннан ләззәт алдылар, рус такмакларының матурлыгына сокландылар. Белгечләр социаль хезмәт алучыларга такмакның килеп чыгышы турында сөйләделәр, ә катнашучылар үзләренең яраткан музыкаль көйләре белән уртаклаштылар.

Мондый чаралар өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга бик кирәк. Оештыручылар фикеренчә, алар бик күп уңай эмоцияләр бүләк итәләр һәм интернат-йортта яшәүчеләрнең психоэмоциональ хәлен яхшырталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International