Актив озын гомерлелеккә стимул буларак хезмәт терапиясе

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү кысаларында «Хезмәт терапиясе» дигән социаль технология буенча эш алып барыла. Өлкәннәрне даими хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү актив озын гомерлелек чорын озынайтуга, иҗади потенциалны һәм тормыш белән кызыксынуны саклап калуга ярдәм итә.

Елның салкын вакытында яшәүчеләр чәчәкләр, яшел тәмләткечләр, суган үстерү белән шөгыльләнәләр. Наилә Гарипова бакчачылык белән яшьтән кызыксына. Кышларын да ул эшсез утырмый – чәчәкләрне карый, ә язын интернат-йортның чәчәк түтәлләре өчен үсентеләр үстерә.

Хезмәт терапиясе – бик файдалы шөгыль. Үз хезмәт нәтиҗәләрен күреп, социаль хезмәт алучылар канәгатьләнү, горурлык һәм шатлык хисләре кичерәләр. Бу, үз чиратында, интернат-йортта яшәүчеләр арасындагы аралашуда уңай чагылыш таба, тормышка һәм актив озын гомерлелеккә стимул бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International