«Өмет чаткысы» үзәгендә тернәкләнүчеләргә Халыклар бердәмлеге көне тарихы турында сөйләделәр

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Дәреснең максаты балаларны Россия тарихына җәлеп итү иде.

Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева балаларга дәүләт бәйрәме тарихы, аның традицияләре турында сөйләде. Балалар открыткалар ясадылар һәм тематик күргәзмә оештырдылар.

Тәрбияче сүзләренә караганда, мондый чаралар үз ватаныңа карата мәхәббәт һәм горурлык хисе, кешеләргә дустанә мөнәсәбәт тәрбияли, әхлакый һәм патриотик хисләр үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International