«Чишмә» үзәгендә социаль хезмәткәрләр җыелышы узды

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр җыелышы узды. Чарада пенсия фонды бүлегенең клиентлар хезмәте вәкиле А. А. Тимербаева, «Чишмә» үзәге директоры урынбасары А. И. Хәйруллина һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ф. Р. Шәйхетдинова чыгыш ясадылар.

Җыелыш барышында октябрь аенда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең эшен анализладылар, пенсия исәпләү, гриппка һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Инвалидлар декадасына әзерлеккә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International