Яңа ел алдыннан Минзәләдә катлаулы язмышлы кешеләрнең хыялларын тормышка ашыралар

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан күпләрнең чын Кыш Бабай булып, кемнеңдер хыялларын тормышка ашырасы килә. 10 декабрьдә Минзәлә муниципаль районында, «Игелек янәшәдә» хәйрия марафонында, «Теләкләр чыршысы» акциясе старт алды. Бәйрәм агачын социаль хезмәт алучылар булган, 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларның теләкләре язылган хатлар белән бизәделәр. Чыршыда барлыгы 18 хат бар иде.

22 декабрьдә акциянең икенче этабы башланды. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкияти тылсымчылар 18 гаиләдә булдылар, бүләкләр тапшырдылар һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

«Эмиль, әлбәттә, бик бәхетле. Ул әле дә могҗизаларга ышана. Сезнең чиксез мәрхәмәтле йөрәкләрегез безнең гаиләләрдә Яңа ел бәйрәмнәрен матуррак һәм шатлыклырак итте, чөнки балаларыбыз бүләкләр генә түгел, ә хыялланган әйберләрен алдылар», – дип сөйли социаль хезмәтләр алучыларның берсенең әнисе.

«Игелекле эшләр – Яңа ел бәйрәмнәренең чын бизәге. Мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузу, елмаюлар һәм игътибар – менә Яңа елны әкияти һәм могҗизалы итүче бүләкләр», – дип уртаклашты Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Елхова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International