ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч эш бирүчесе хезмәт хакы буенча бурычларын өлешчә түләде.
Шулай итеп, Казан шәһәренең «Энергострой-73» ҖЧҖ 5 хезмәткәргә 388,9 мең сум түләде.
Кама Тамагы районында «Теньковская» агрофирмасы» ҖЧҖ бер хезмәткәргә 106,7 мең сум түләде.
Яр Чаллы шәһәренең «Гарант-Плюс» ҖЧҖ бер хезмәткәргә 78,4 мең сум түләде.