Бәйрәм алдыннан, күркәм традиция буенча, Минзәлә районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының башлангыч профсоюз оешмасы бәйрәм чарасы оештырды. Мәртәбәле кунаклар буларак чарага социаль яклау бүлеге башлыг Татьяна Мясникова һәм депутат Ирина Исмәгыйлева чакырылган иде.
Профактив әгъзалары мөстәкыйль рәвештә маскарад костюмнары тектеләр, шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр өчен зур булмаган бүләкләр әзерләделәр. Тамаша заманча төс алды һәм бүгенге көндә актуаль булган сорауларны яктыртты. Барлык катнашучылар да Яңа ел атмосферасына чумдылар, иганәчеләр – шәхси эшмәкәрләр Александр Остроумов һәм Гөлназ Харазовадан бүләкләр алдылар.