Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәһәр советы депутаты Людмила Михайловна Мусаева булып китте. Ул барысын да Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Шул арада үзәк базасында Яңа ел тамашалары узды. Балалар бик теләп инсценировкаларда, уеннарда катнаштылар. Чараларның максаты коллективны берләштерү, балаларны заманча дөньяга җайлаштыру һәм социальләштерү иде.