Яңа ел алдыннан, 28 декабрьдә, Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кар кызының Яңа ел маҗарасы» дигән театральләштерелгән тамаша оештырылды. Геройларны учреждение хезмәткәрләре һәм интернат-йортта яшәүчеләр уйнады.
Бәйрәм бик күп сюрпризларга, бүләкләргә һәм өлкәннәр өчен махсус әзерләнгән күңелле мизгелләргә бай иде. Өлкәннәр күңелле бию һәм җыр конкурсларында, уеннарда бик теләп катнаштылар. Белгечләр тарафыннан матур итеп актлар залы, ялган камин һәм кар көрте бизәлгән иде.
Интернат-йорт директоры Елена Четырчинскаядан ихлас котлаулар яңгырады. Ул иң актив социаль хезмәт алучыларны билгеләп үтте һәм ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы бизәлгән бүлмә» конкурсына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләргә һәм активистларга Казанның бер төркем хәйрияче-эшмәкәрләре биргән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сүз уңаеннан, алар «Юлдаш» интернат-йортын беренче ел гына бүләкләр белән сөендерми инде.
Шулай ук учреждение администрациясеннән барлык кешеләргә татлы күчтәнәчләр тапшырылды.