Яңа ел өйгә килә

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Яңа елны өйләргә китерәбез» дигән акция үткәрделәр.

Җыелган иганәчеләр акчасына кечкенә генә бүләкләр һәм тәм-томнар сатып алынды. Бәйрәм алдыннан учреждение хезмәткәрләре, Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарын киеп, ялгыз социаль хезмәт алучылар янына бардылар. Пенсионерлар Яңа ел персонажлары белән очрашуга бик сөенде һәм шатлыктан булган күз яшьләрен яшермәде. Кайберәүләр хәтта җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

Шунысы куанычлы, акцияне үткәрү әби-бабайларның ялгыз көннәрен бизәргә ярдәм итте һәм аларга яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International