«Бердәм Россия» партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә күпбалалы гаиләләргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә социаль ярдәм чараларына кагылышлы туры эфир узды. Министр Э. Ә. Зарипова туучылар санын стимуллаштыруга, республикада аналарга һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.

Моннан тыш, очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты М. А. Топилин катнашты. Максим Анатольевич билгеләп үткәнчә, гаилә дәүләт сәясәтенең һәрвакыт өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Очрашу РФ Дәүләт Думасы депутатлары Т. П. Ларионова, А. Р. Метшин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э. Ә. Зарипова, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Ф. Ә. Әһлиуллин һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары А. М. Әсәдуллина катнашында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы базасында дәвам итте.

Туры эфир экспертлары ятим балаларга социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар һәм гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.

Шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча кабул итү булды. Әлеге чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты А. З. Фәррахов, ТР буенча Россия Пенсия фонды, ТР буенча Социаль иминият фонды вәкилләре катнашты. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары А. Р. Мөбарәкшин ведомствоның мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны социаль яклау буенча эш юнәлешләрен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International