«Яңарыш» үзәге карамагындагылар халык уен кораллары белән таныштылар

2022 елның 4 феврале, җомга

Россиядә Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 3 нче февраль көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Һөнәрчелек йорты хезмәткәрләре белән берлектә музыкаль дәрес оештырылган. Аның максаты – музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү аша балаларның музыкаль-иҗади сәләтләрен үстерү.

Балалар агачтан ясалган музыка уен коралларының күптөрлелеге белән таныштылар. Беренче тапкыр алар гусли, трещотка, ксилофон, рубель, агач кашыклар, маракас кебек борынгы музыка уен коралларын күрделәр һәм аларда уйнап карадылар, музыкаль инструментлар турында әкиятләрне искә төшерделәр.

Чара ахырында катнашучылар тавыш оркестрының аккомпанементына «Во поле береза стояла» рус халык җырын башкардылар.

Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренә караганда, ишетү, ритм хисен, музыкаль уен коралларында уйнау күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International