«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләр программист һөнәре белән таныштылар

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Программист һөнәре» дигән чара үткәрде.

Дәрес уен элементлары һәм презентация карау белән әңгәмә формасында узды. Башта балаларның программист һөнәре турында нәрсә белүләрен ачыкладылар. Шулай ук балалар җырлар һәм табышмаклар буенча һөнәрләрне атадылар. Аннан соң балалар программист һөнәре, аның хезмәт эшчәнлеге үзенчәлекләре белән җентекләп таныштылар. Тәрбияләнүчеләр бу һөнәр перспективалы һәм кирәкле дигән нәтиҗәгә килделәр. Программистлар эшенең асылын практикада аңлар өчен, балалар ноутбук төзелеше белән таныштылар һәм гади документ ясарга тырыштылар.

Мондый һөнәри юнәлеш бирүче чаралар балаларның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтә, төрле эшчәнлекләр белән кызыксынуны арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International