«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр

2022 елның 4 феврале, җомга

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш кысаларында 3 февральдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Янгын барлыкка килү сәбәпләре» дигән дәрес узды. Әлеге чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты.

Тәрбияче Лилия белән балалар янгыннарның төп сәбәпләре, беренчел янгын сүндерү чаралары турында сөйләштеләр, янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Шулай ук дәрестә катнашучылар приют бинасыннан эвакуация планын тагын бер кат өйрәнделәр.

Балаларның белемнәрен тикшерү өчен янгын куркынычсызлыгы буенча викторина оештырылды, шулай ук уен ситуацияләре тәкъдим ителде. Соңыннан приютта тәрбияләнүчеләр янгын һәм ут турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International