Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты «Блокадалы икмәк» дигән Бөтенроссия хәтер акциясенә кушылды.
20 гыйнвардан 25 гыйнварга кадәр учреждениедә балаларга патриотик тәрбия бирү атнасы узды. Батырлык дәресе үткәрелде, балаларга Ленинград блокадасын кичергән халыкның батырлыгын искә төшерделәр, шулай ук тәрбияләнүчеләргә листовкалар тапшырылды.
Моннан тыш, балалар С.П. Алексеевның «Блокадалы икмәк» хикәясе белән таныштылар. Әсәрне укып, фикер алышканнан соң, сюжетлы фоторәсемнәр төшерелде. Фотосессиянең максаты – тәрбияләнүчеләрдә эмоциональ фикерләр һәм Ленинград блокадасы елларында ленинградлыларның батырлыгы өчен горурлык хисләре уяту.
.jpg)