Биектау районында өлкәннәр аралашырга өйрәнделәр

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 21 февральдә Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Аралашырга өйрәнәбез» дигән тренинг дәресе үткәрде. Проект социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алган. Чарада көндезге төркемдә катнашучылар арасыннан 8 кеше катнашты.

«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» проектының бурычлары булып үз-үзеңне тотуны коррекцияләү, өлкәннәрнең эмоциональ торышын нормальләштерү, ялгызлыкны җиңү, өлкәннәрне реаль тормыш шартларына яраклаштыру, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру тора.

Дәрестә катнашучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара бәйләнешләренең үзенчәлекләре турында белделәр, «Искиткеч кешеләр тормышы» психологик методикасы тормышка, сәламәтлеккә, мәхәббәткә мөнәсәбәтне ачыклады. Дәреснең практик өлешендә төркем эше режимында кешенең гомуми халәте һәм уңай аралашуга комачаулаучы халәт билгеләре турында фикер алыштылар. Шулай ук катнашучылар уңай аралашу нигезләрен өйрәнделәр, уңай коммуникацияләр принципларын үзләштерделәр.

Дәрес коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә һәм өлкән инвалидларны психологик адаптацияләүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International