«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәтләр алучыларның тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләсен хәл итүгә комплекслы якын килә.
Белгечләр өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алалар, күптән таныш эш формалары һәм шөгыльләре, шулай ук инновацион шөгыльләр тәкъдим итәләр. Апробацияләнгән һәм нәтиҗәле социаль технологияләрнең берсе булып ретро-терапия, яки хатирәләр терапиясе тора.
2021 елда учреждение «Иҗтимагый инициатива – 2021» республика социаль проектлар конкурсында катнашты. «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен опека һәм аларның җәмгыятьтә социаль активлыгын арттыру» номинациясендә «Минем елларым – минем байлыгым» проекты тәкъдим ителде. Ул җиңүче булды һәм 2021 елның июленнән 2022 елның гыйнварына кадәр гамәлгә ашырылды. Проектның максаты – ретро-терапияне куллану ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның социаль активлыгын арттыру
Социаль проектны тормышка ашыру барышында махсус бүлмә булдырылды, өлкән яшьтәге гражданнар төркеме оештырылды, алар белән дәресләр үткәрелде. Грант акчасына тәрбияче Людмила Җамалетдинованың «Үткәнгә кайту» импровизацияләнгән музее экспонатлары өчен стеллажлар сатып алынган.
Ретро-терапия бүлмәсендә яраткан фильмнар, юмористик тапшырулар карарга була. Людмила Җамалетдинова фикеренчә, бинада хөкем сөрә торган атмосфера өлкән яшьтәге кешеләргә үткәндәге тискәре кичерешләрне яңадан уйларга һәм тормыш ресурсларын активлаштырырга ярдәм итә. Бу аларның социаль активлыгын саклап кала һәм җәмгыятькә интеграцияләнергә мөмкинлек бирә.