«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Э. Ф. Фәтхуллина «Минем фронт линиясе» документаль фильмын карау һәм фикер алышу оештырды. Чараның максаты – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү.
Фильмның нигезендә биш ветеран хатын-кызларның язмышы һәм шәхси кичерешләре ята. Фильмның төп геройларына 13-14 яшь, алар олылар белән беррәттән тәүлегенә 10-12 сәгать эшләгән. Аларның кыюлыгы һәм батырлыгы балаларны таң калдырды. Күпләр күз яшьләрен яшерә алмады.
Әлеге чарада мәктәп яшендәге 18 бала катнашты.