Шушы көннәрдә «Чагылыш» программасын тормышка ашыру кысаларында Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль адаптациядә кыенлыклары булган балигъ булмаганнар өчен төркемле дәрес үткәрде. Чара 86 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең консультатив пункты базасында узды.
Хис-тойгыларны танып, алар белән идарә итү максатыннан күнегүләр һәм уен үткәрелде. Дәреснең практик өлешендә «Мозартика» уен техникасын кулландылар.
Соңыннан балалар үзләренең эчке дөньясының рәсемен ясадылар. Психолог фикеренчә, мондый дәресләр яшүсмерләргә үзләренең көчле якларын аңларга һәм максатларга ирешү планын төзергә ярдәм итә.