ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2022 ел
шимбә

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәм «Сезгә, яратканнарыбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Светлана Лучихина җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр учреждение хезмәткәрләрен котладылар.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында «Караучы» стационар алыштыручы технологиясе гамәлгә ашырыла.

Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның көндезге мәшгульлеген оештыру эшендә социаль тернәкләндерү буенча белгеч өстәл уеннарын уңышлы куллана. Бу дәресләр өлкән яшьтәге кешеләрдә психик сыйфатларның кимү куркынычын түбәнәйтә һәм югалган уен күнекмәләрен яңадан торгыза.

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаган балаларның имин яшәү шартларын тәэмин итү максатыннан рейдларын дәвам итәләр.

4 мартта Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү Казан Ратушасында узды.

Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законның 25 статьясындагы 2 пункты нигезендә, эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына оешмаларда эш белән тәэмин итү ситуациясе турында мәгълүмат бирергә бурычлы.

4 март көнне Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының 2022 елда алтынчы утырышы булды.

3 нче март көнне балигъ булмаганнарның суицидаль ниятләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Чикне узма» программасын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары «Клиник психология» белгечлеге буенча белем алучы Казан (Идел буе) федераль университеты волонтерлары белән берлектә гаиләләр өчен төркемле тренинг үткәрделәр.

8 Март уңаеннан Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яратканнарга ярдәм» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акция авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә азык-төлек продуктлары китерү буенча адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтелә торган гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм үз вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын тормышка ашыру кысаларында күчмә чаралар үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International