Сукырларны социаль тернәкләндерү үзәге психологы «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә җиңүче булды

2022 елның 5 марты, шимбә

4 мартта Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү Казан Ратушасында узды.

Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге психологы Екатерина Краснова «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә җиңүче булды. Ул сукырларны адаптацияләү методикасын эшләгән.

Фото авторы: Казан мэриясе

Шулай ук конкурста Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Н.В. Ибраһимова да җиңүче булды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хатын-кызларны җиңү белән котлый һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International