Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтелә торган гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм үз вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын тормышка ашыру кысаларында күчмә чаралар үткәрелә.
Контрольдә тоту барышында социаль хезмәткәрләрнең көндәлекләре һәм графиклары тикшерелә. Социаль хезмәт алучыларга социаль хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгатьләнү анкетасы тутырырга тәкъдим итәләр, өлкән яшьтәге гражданнар арасында җинаятьчелек очракларын кисәтү, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында әңгәмәләр үткәрелә.
Мондый чаралар вакытында өйдә социаль хезмәт алучы гражданнар социаль хезмәткәрләргә сизгерлекләре һәм игътибарлары өчен үзләренең рәхмәтен белдерәләр.