Балалар белән гаиләләр контроль астында

2022 елның 5 марты, шимбә

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаган балаларның имин яшәү шартларын тәэмин итү максатыннан рейдларын дәвам итәләр.

3-4 март көннәрендә Бөтенроссия янгын ирекле җәмгыятенең Зәй участогы һәм Зәй районы буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге вәкилләре белән берлектә ведомствоара эш оештырылды.

Ведомствоара социаль патронатта торучы 23 гаиләдә балаларны тәрбияләү һәм карап тоту буенча ата-аналар бурычларын үтәү турында әңгәмәләр, куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде. Ата-аналарга гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшләр бирелде, «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныш кешегә ут куркыныч түгел» дигән буклетлар бирелде.

Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре чираттагы тапкыр янгын сүндерү датчикларын эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International