8 Март уңаеннан Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яратканнарга ярдәм» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акция авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә азык-төлек продуктлары китерү буенча адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
10 гаиләгә адреслы матди ярдәм күрсәтелде. Акциянең иганәчесе – Буа районының хәйрия склады җитәкчесе Ольга Шевелева. Барлык әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм гаилә иминлеге, сәламәтлек теләделәр. Алар үз чиратларында иганәчегә һәм «Гармония» үзәге хезмәткәрләренә аларның язмышында катнашканнары, шатлык-куанычлары, кешеләр проблемаларына битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерделәр.