Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәм «Сезгә, яратканнарыбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Светлана Лучихина җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр учреждение хезмәткәрләрен котладылар.
Атна дәвамында балалар төсле кәгазьдән сувенирлар ясадылар. Алар үз куллары белән ясалган эшләнмәләргә үзләренең барлык яхшы хисләрен салдылар. Эшләр матур килеп чыкты. Изге теләкләр белән балалар бүләкләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләренә тапшырдылар.