ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы Рәисә Зюкалинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

15 октябрьдә, Халыкара ак кул таягы көнендә, «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге махсус кунак – Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе филиалы мөдире Айсылу Нуретдиновага ишекләрен ачты. Аның визиты үзәктә тәрбияләнүчеләр өчен чын бүләк булды, аларга гаҗәеп тактиль китаплар дөньясына кагылырга мөмкинлек бирде.

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшел Үзән районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә «Куркынычсызлык утлары» акциясе узды.

16 октябрьдә Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мавыктыргыч иҗат дәресе узды. Балалар педагоглар белән бергә әтиләренә котлау открыткалары ясадылар.

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен дәрес оештырылды.

«Игелекле дөнья» программасын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр ЗАГС бүлегендә мавыктыргыч экскурсиядә булдылар.

Балалар сәнгать мәктәбе базасында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәтләрен алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган мавыктыргыч чара узды.

Татарстан Республикасында «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында «Мобильлек 2.0» программасы гамәлгә ашырыла – эш бирүчеләр җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү чыгымнарын өлешчә компенсацияләүгә субсидия алырга мөмкин. Субсидия эшкә урнашканнан соң 3, 6, 9 һәм 12 ай узгач түләнә, аның күләме минималь хезмәт хакының 12 күләменә җитәргә мөмкин.

15 октябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге тру бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-танып белү чарасы булды.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында рухи-әхлакый тәрбия бирү дәресләре кысаларында «Яхшылык чәчәге» акциясе үткәрелде. Чара көзге игелек атнасы кысаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International