Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен дәрес оештырылды.
Хезмәт буенча инструктор Алинә Ситдыйкова техника турында презентация күрсәтте. Аннары катнашучылар практик өлешкә керештеләр. Кәгазь белән эшләү вак моториканы, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм иҗади сәләтләрне үстерергә ярдәм итә. Мондый дәресләр үз-үзеңне бәяләүне күтәрүгә һәм тормышка уңай мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.