15 октябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге тру бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати-танып белү чарасы булды.
Әңгәмә вакытында сукырлык символы буларак ак кул таягының барлыкка килү тарихы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, хезмәткәрләр начар күрүче һәм сукыр гражданнарга алыштыргысыз ярдәм күрсәтүче махсус этләр турында сөйләделәр.
Аннары С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә базасында «Күрмибез, ләкин сизәбез» дигән әхлакый мәдәният сәгате узды.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова һәм җирле Сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко чыгышлары аеруча игътибарны җәлеп итте.
Чара команда багланышларын үстерүгә һәм шәхесара багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән уеннар белән интерактив өлешне үз эченә алды. Барлык катнашучыларга да сувенирлар бирелде.