ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәре Екатерина Монасипова яшәүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте, яктылыкны кире кайтара торган элементларның кулланылышы һәм билгеләнеше турында сөйләде. Очрашу азагында катнашучыларга яктылыкны кире кайтара торган брелоклар өләштеләр.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче әбиләр – флористлар. Социаль эш буенча белгеч Анна Михеева белән берлектә алар, интернат-йорт киңлеген хуш ис һәм ачык буяулар белән тутырып, искиткеч чәчәк композицияләре иҗат иттеләр.


24
октябрь, 2025 ел
җомга

«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне дәвам итә.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә когнитив марафон узды. «Көз буяулары» чарасы программасында үзәк психологы Ванира Гыйльманова әзерләгән бик күп мавыктыргыч һәм танып белү активлыклары бар иде. Ул марафонда катнашучыларга берничә логик мәсьәлә һәм башваткычлар, шулай ук оригиналь күнегүләр тәкъдим итте.

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 40 276 берәмлекне тәшкил итте.

23 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

Гражданнарның физик хәлен яхшырту максатыннан, «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру кысаларында балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рәшит Зиатдинов Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучыларына үз-үзеңне саклауның гади алымнарын күрсәтте.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр патриотик акциядә катнаштылар. Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова җитәкчелегендә балалар махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен мендәрләр тектеләр.

Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре һәм Апас отрядының Үби авылын саклау буенча аерым посты Чүпрәле районының «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен кешеләрне эвакуацияләү буенча тренировка үткәрделәр. Тренировканың төп максаты реаль янгынга мөмкин кадәр якынрак шартларда кешеләрне ашыгыч рәвештә чыгару иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International