Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре һәм Апас отрядының Үби авылын саклау буенча аерым посты Чүпрәле районының «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен кешеләрне эвакуацияләү буенча тренировка үткәрделәр. Тренировканың төп максаты реаль янгынга мөмкин кадәр якынрак шартларда кешеләрне ашыгыч рәвештә чыгару иде.
Социаль приют хезмәткәрләре вазыйфаи инструкцияләр нигезендә үз гамәлләрен төгәл белүләрен күрсәттеләр. Эвакуация тиз, оешкан һәм паникасыз узды.
Чара азагында Александр Мердеев социаль приют хезмәткәрләре белән янгынга каршы инструктаж үткәрде. Ул тәрбияләнүчеләрне караусыз калдырырга ярамаганлыгын, балалар белән әңгәмәләр, уеннар, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча дәресләр үткәрергә кирәклеген искәртте.