Татарстанлыларга 40 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр

2025 елның 24 октябре, җомга

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 40 276 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:

- 25,7 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (10,4 мең эш урыны);

- 25,5 % сәнәгатьтә (10,2 мең эш урыны);

- 11 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният һәм дәүләт хезмәтендә (4,4 мең эш урыны);

- 7,4 % сатуда, көнкүреш хезмәте күрсәтүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтүдә (3 мең эш урыны);

- 3,5 % транспортта (1,4 мең эш урыны);

- 1,8 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,7 мең эш урыны);

- 0,5 % мәгълүмат технологияләрендә, телекоммуникацияләрдә һәм элемтәдә (0,2 мең эш урыны);

- 24,6 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечләр (10 мең эш урыны).

3 276 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International