ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2025 ел
җомга

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз практикаларында изотерапия технологиясен актив кулланалар. Бу алым өйдә социаль хезмәтләр алучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук аларның хис-кичерешләрен яхшыртуга юнәлдерелгән.

Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының физик культура буенча инструкторы шаротерапия – махсус туплар ярдәмендә хәрәкәт функцияләрен торгызуның заманча техникасы буенча файдалы дәресләр үткәрә. Бу дәресләр координацияне яхшырта, мускулларны ныгыта һәм хәрәкәтне җиңеләйтә.


23
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге хезмәткәрләре диңгез пейзажларын ясау буенча мастер-класс әзерләде.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен чираттагы стажировка мәйданчыгы узды.

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әниләр үз балалары турында кайгыртып кына калмыйча, үзләренә дә игътибар бирә алалар. Балалар биоакустик коррекция сеансын узганда, аларның әниләре Томатис-терапия сеансын узарга мөмкин.

23 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары җирлектә ориентлашу, социаль элемтәләр урнаштыру һәм сатып алу күнекмәләрен үстерү максатында сәүдә үзәгендә булдылар.

23 октябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Мария Исаева социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән очрашу оештырды.

Стратегик инициативалар агентлыгы икътисадның өстенлекле тармакларын кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән проектларга ярдәм итүгә гаризалар кабул итүне ачты.

Ел саен Халыкара инвалидлар көне алдыннан «Единство душ» конкурс-фестивале үткәрелә. Ул сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади мөмкинлекләре өчен шартлар тудыруга, аларның сәләтләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтүгә, шулай ук инклюзия һәм киртәсез мохит булдыру мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

23 октябрьдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мәшгульлек үзәге базасында «Һөнәрләр илендә» дигән темага һөнәри юнәлеш бирү дәресе оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International