«Яңарыш» үзәгендә финанс грамоталылыгы буенча дәрес үткәрелде

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә финанс грамоталылыгы буенча чара узды.

Тернәкләнүчеләргә акча барлыкка килү тарихы һәм төрләре турында сөйләделәр, «керемнәр», «чыгымнар», «ихтыяҗлар» төшенчәләре белән таныштырдылар. Тәрбияче Ольга Шаталова сүзләренчә, мондый дәресләр финанс мөнәсәбәтләре өлкәсендә алган белемнәрне гаиләдә һәм җәмгыятьтә куллану сәләтен формалаштыруга ярдәм итә. «Финанс грамоталылыгы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне уңышлы социаль адаптацияләү нигезе», – дип нәтиҗә ясады Ольга Шаталова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International