«Бердәм Россия» белән минем карьерам»: Чистай студентлары предприятиеләр һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре белән очрашты

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

3 февральдә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Чистай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «В. И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Радиоприбор» АҖ һәм «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре эшсез гражданнар һәм КНИТУ-КАИның «Восток» Чистай филиалы, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Г. И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы чыгарылыш курс студентлары белән очрашты.

Очрашу кысаларында предприятиеләр вәкилләре катнашучыларны төп эшчәнлек төрләре, хезмәт шартлары һәм социаль пакет белән таныштырдылар. Чарада катнашучыларга хезмәт хакы 75 мең сумнан артык булган вакансияләр тәкъдим ителде.

Барлык катнашучыларга предприятиеләр турында кыскача мәгълүматны үз эченә алган буклетлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International