Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә оборона-сәнәгать комплексының өч предприятиесе вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Чарада «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы» АҖ катнашты.
Мәшгульлек үзәге директоры Светлана Гататдинова очрашуда катнашучыларга эшкә урнаштырган өчен субсидия бирү программасы турында мәгълүмат җиткерде, Яшел Үзән муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде.