ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Булган шәхси ресурсларны аңлауга, сәламәт яшәү стилен формалаштыруга юнәлдерелгән эш кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Иртәдән үк яхшы кәефтә» дигән төркемле дәрес үткәрде.

5 апрельдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре махсус хәрби операциядә катнашучы Тимур Савосин белән очраштылар. Патриотик әңгәмә үткәрелде, аның барышында балалар күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр. Кунак корал белән ничек эш итәргә, катлаулы ситуацияләрдә ничек исән калырга, яраланганда үзеңне ничек тотарга һәм сугышчыларның гомерләрен саклап калырга кирәклеге турында сөйләде.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре үзләренең профессиональлеген арттыру өстендә эшлиләр һәм яңа эш ысулларын кертәләр. Мәсәлән, 1 апрельдә мастер-класс үткәрү өчен учреждениегә педагог-психолог, балалар һәм өлкәннәр нейропсихологы, физик культура укытучысы Олег Артамонов чакырылган иде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары социаль учреждениеләрнең ихтыяҗлары белән даими кызыксыналар, һәрвакыт кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер. 

Чирмешән муниципаль районының «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре профилактика төркемнәре составында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйдә (фатир буенча) әйләнеп чыгалар.

4 апрельдә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән бергә юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Республика халкы Хокукый ярдәм көнендә түләүсез юридик консультация ала алачак. Чара 26 апрельдә сәгать 15:00 Казан шәһәре, Айрат Хәйруллин ур., 5 нче йорт адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәге мәйданчыгында узачак.

«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 4 апрельдә Чүпрәле районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге социаль контракт төзү буенча укыту оештырды.

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 4 апрельдә Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча чара узды. Анда 25 балигъ булмаган бала катнашты.


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру максатында медицина оешмаларына китерү буенча уртак эш алып бара. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International