«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә белгечләр һөнәри күнекмәләрен камилләштерә

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре үзләренең профессиональлеген арттыру өстендә эшлиләр һәм яңа эш ысулларын кертәләр. Мәсәлән, 1 апрельдә мастер-класс үткәрү өчен учреждениегә педагог-психолог, балалар һәм өлкәннәр нейропсихологы, физик культура укытучысы Олег Артамонов чакырылган иде. Дәрестә психолог Миләүшә Хәмитова, тәрбияче Алинә Сабирова, логопед Лемара Ганиева, тернәкләндерү белгече Валерия Верхоланцева катнаштылар.

Очрашуның беренче өлешендә нейропсихолог аутизм спектры бозылган балалар белән эшләүдә нейропсихологик алымнарны куллану буенча мастер-класс күрсәтте. Чараның икенче өлеше түгәрәк өстәл формасында узды, аңа иппотерапия буенча белгеч Евгения Артамонова һәм АВА-терапия буенча белгеч Алия Салихова кушылдылар.

4 апрельдә «Өмет чаткысы» үзәге белгечләре Олег Артамоновның Казан шәһәрендәге үзәгендәге дәресләрендә булдылар. Алар аның эш методикасы белән танышуны дәвам иттеләр, бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.

Алынган белем һәм күнекмәләр көндәлек тернәкләндерү эшенә киң кертелә. «Өмет чаткысы» үзәге киләчәктә дә Олег Артамонов белән хезмәттәшлек итәргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International